2015 елның 2 апрелендә Казан шәһәренең Вахитов районы судында “Комсервис” идарәче компаниясенең торак милекчесеннән торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларын түләтү турында дәгъвасы буенча суд утырышы булды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил тарафыннан судка әлеге мәсьәлә буенча җавап бирүчедән кайбер чыгымнар статьясы буенча бурычлар түләтү турында идарәче компания таләпләре белән килешмәү турында нигезле җавап бирелде.
Югарыда китерелгән дәлилләрне исәпкә алып, идарәче компаниянең дәгъвасы өлешчә генә канәгатьләндерелде.