“ Кеше хокуклары” курсы буенча лекцияләр

2015 елның 1 апреле, чәршәмбе

     31 мартта һәм 1 апрельдә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында  Казан дәүләт медицина университетының социаль эш факультеты студентлары өчен  “кеше хокуклары” курсы буенча лекцияләр укыды.

 

    Лекцияләр  “ Кеше хокуклары төшенчәсе һәм асылы. Кеше хокуклары  системасы”, “Кеше хокукларын яклау һәм саклау өлкәсендә  халыкара хокук нормалары һәм аларның милли законнарда чагылышы” темаларына багышланган иде.

   Сәрия Сабурская  шулай ук лекцияләр барышында  студентларга  дөньяда, Россиядә һәм Татарстан Республикасында  кеше хокуклары  буенча вәкилләр институтлары барлыкка килү һәм үсеше тарихы турында, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Аппараты эш үзенчәлекләре, Вәкил эшчәнлеген көйләүче закон турында  сөйләде.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International