Аксубай муниципаль районына эш сәфәре

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Агымдагы елның  7 ноябрендә   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил   “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнарыннан килгән  гаризаларны карау барышы турында эш киңәшмәсе  үткәрү максатыннан Аксубай муниципаль районына сәфәр кылды.

    Шулай ук бүген  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  соңгы  – “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” дигән  дәресендә  Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чирмешән  муниципаль районнарыннан  килгән егетләр катнашты.  Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары һәм хәрби хезмәт узуның нечкәлекләре турында файдалы мәгълүмат алырга  300гә якын кеше килде. Ватан алдындагы изге бурычларын үтәгән егетләр  яшьләр алдында чыгыш ясап, Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә  лаеклы хезмәт итүне теләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International