Лаеш муниципаль районына эш сәфәре

2014 елның 31 октябре, җомга

Агымдагы елның 31 октябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарыннан килгән  гаризаларны карау барышы турында эш киңәшмәсе һәм “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” турында  “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресен үткәрү максатыннан Лаеш  муниципаль районына сәфәр кылды.

    Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең халыкны хокукый агарту максатыннан Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты  белән берлектә   чаралар үткәрү тәҗрибәсе  2014 елның көзге чакырылыш кампаниясе чорында да дәвам итә.  31  октябрьдә “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары һәм хәрби хезмәт узуның нечкәлекләре турында файдалы мәгълүмат алырга  Лаеш, Питрәч һәм Балык Бистәсе  муниципаль районнарыннан   “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” дигән  дәресенә 200гә якын кеше килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International