Балтач муниципаль районына эш сәфәре

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 29 октябрендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил   “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  Арча, Әтнә, Биектау, Кукмара, Балтач, Саба һәм Теләче муниципаль районнарыннан килгән  гаризаларны карау барышы турында эш киңәшмәсе һәм “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” турында  “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресен үткәрү максатыннан Балтач муниципаль районына сәфәр кылды.

    Шулай ук бүген 29 октябрьдә “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары һәм хәрби хезмәт узуның нечкәлекләре турында файдалы мәгълүмат алырга  Арча, Әтнә, Биектау, Кукмара, Балтач, Саба һәм Теләче муниципаль районнарыннан   “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” дигән  дәресенә 300гә якын кеше килде.

   Балтач  бистәсенә эш сәфәре кысаларында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең вакытлыча тоту изоляторын, шулай ук быел төзелгән, әмма әле кулланылышка тапшырылмаган балалар бакчасын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International