Бүген 18 сентябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен квалификация күтәрү курсларында “Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарының юридик тәэмин итү эшчәнлегендә актуаль мәсьәләләр” программасы буенча “Татарстан Республикасында граждан иреген һәм хокукларын саклау турында”гы темага чыгыш ясады. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне укыту Казан(Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбендә алып барыла.