Бер ел элек коляскалы инвалидларны йөртү кагыйдәләре турындагы положение үзгәрде. РФ Һава кодексына дөнья практикасына туры килә торган маддә кертелде. Хәзер аэропорт хезмәтенә инвалидны автомобильдән каршы алу, очкычка утырту һәм төшерү, багажын алырга ярдәм итү һәм автомобильләр урынына кадәр илтеп кую бурычы кертелә. Рейс тоткарланган очракта аэропорт хезмәтләре инвалидны үз карамагына ала. Бортта бәдрәфкә бару өчен инвалидка махсус коляска булырга тиеш. Бер ел эчендә күп нәрсә үзгәрде. Әмма барысы да түгел. Башкала аэропортларында инвалидларга ярдәм хезмәте эшли. Әмма бу хезмәтне кирәкле ярдәмче техника белән тәэмин итүдә проблемалар бар.