Бүген 8 сентябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина
Украинадан китәргә мәҗбүр булган гражданнарны Татарстанда урнаштыру шартлары белән таныштылар.
Вәкилләр Залесный бистәсенең “Солнечный” лагеры базасында урнашкан качакларны вакытлыча урнаштыру пунктында булдылар.
Яшәү шартларын Вәкилләр канәгатьләнерлек дип билгеләп үттеләр. Качакларга туклану оештырылган. Алар урын-җир кирәк-яраклары һәм беренчел ихтыяҗ әйберләре белән тәэмин ителгән.
Мәктәп яшендәге 29 бала да Залесныйның урта гомум белем бирү мәктәбенә билгеләнгән, мәктәп формасы, мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән.Әмма сабыйларны балалар бакчаларына урнаштыруда проблемалар бар.
Вәкилләр белән әңгәмә барышында Украинаның көньяк-көнчыгышыннан килүчеләр бушлай матди ярдәм күрсәткәннәре өчен Казан халкына олы рәхмәтләрен белдерделәр. Шуның белән бергә җылы кием, аяк киеме, балалар ризыкларына, балалар коляскаларына. памперсларга мохтаҗ булуларын да әйттеләр.