Яр Чаллыга эш сәфәре

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 4 сентябрендә  Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән  белдерүләрне  карау буенча эш киңәшмәсе булды.

  Баш модератор – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил   тарафыннан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән белдерүләрне  Чаллы  муниципаль берәмлеге башкарма комитетының   каравы буенча җентекле анализ үткәрелде.

  Мәсьәләләрнең күбесе  территорияләрне  төзекләндерү, юл хәрәктен оештыруга кагыла иде.

 Киңәшмәдә  Чаллы башкарма комитетының “Халык контроле”нә килгән белдерүләрне яхшы каравы билгеләп үтелде.

 Чаллы эш сәфәре барышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  шулай ук Татарстанга Украинаның көньяк-көнчыгышыннан килүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктында булды. Вәкил качакларның яшәү шартлары яхшы булуын билгеләп үтте. Чаллыга килүчеләрдән шикаятьләр кермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International