Бүген 5 сентябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин Түбән Камада Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 4 нче төзәтү колониясендә гражданнарны кабул иттеләр.
Аларга 18 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар шартлы рәвештә вакытыннан алда ирегеннән мәхрүм итү, вакытыннан алда ирегеннән мәхрүм иткәндә суд тарафыннан билгеләнгән чикләүләр, суд карарлары белән килешмәүгә кагылышлы иде. С.Х.Сабурская һәм А.С.Әхмәтшин адресына килгән барлык мөрәҗәгатҗләргә аңлатмалар бирелде.
Ирегеннән мәхрүм ителгәннәрдән яшәү шартларыннан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр булмады.
Шулай ук Вәкил сәфәр барышында колониядәге тоткыннарның яшәү, туклану. медицина хезмәте алу шартлары белән танышты.