Украинаның көньяк-көнчыгышыннан Татарстанга килүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларында булу

2014 елның 30 августы, шимбә

29 августта  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина  Татарстан Республикасына Украинаның  көньяк-көнчыгышыннан  килүчеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларында булдылар.

 Вәкилләр  Казанның “Регина”, “Экспресс” кунакханәләрендә һәм дары заводының тернәкләндерү үзәге базасында урнашкан өч – качакларны вакытлыча урнаштыру пунктларындагы яшәү шартлары белән таныштылар.

 Үзәкләрдә булу шуны күрсәтте, аларда яшәү шартлары канәгатьләнерлек, кирәкле бар нәрсә дә бар. Качаклар өчен тулы күләмдә ашату. медицина хезмәте күрсәтү оештырылган, кирәкле документларны эшләүдә ярдәм күрсәтелә. Мәктәп яшендәге барлык балалар  мәктәпләргә урнаштырылган, аларга  “Мәктәпкә булыш!” акциясе кысаларында портфельләр һәм канцелярия кирәк-яраклары алуда ярдәм күрсәтелгән.

  Шуның белән бергә качаклар белән әңгәмәдә  Татарстанга Украинаның көньяк-көнчыгышыннан килүчеләрне пенсия һәм күпбалалы гаиләләргә түләнә торган социаль түләү мәсьәләләре борчуы ачыкланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International