Россиянең Хезмәт министрлыгы ана капиталыннан файдалану юнәлешләре исемлеген киңәйтергә планлаштыра. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда,министрлык инвалид балалары булган гаиләләргә ана капиталын үзләре яшәгән квартирларны җиһазлауга тотарга мөмкинлек бирүче закон чыгару башлангычын кертергә җыена.
2014 елның 12 августында “Гарант” мәгълүмати-хокук порталында басылган материаллар буенча.