Тоткыннарны җәза үтәү вакытында (яки мәҗбүри эшләр вакытында) тору урыныннан исәптән төшермәсләр, мөгаен. РФ Хөкүмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, Россия юстиция министрлыгы эшләгән шундый закон проекты тиздән Дәүләт Думасына кертеләчәк.
Хәзерге вакытта тоткынны колониядә яки төзәтү үзәгендә ул яшәү урыныннан исәптән төшкәч кенә теркиләр. Теркәү исәбеннән төшерү турындагы карар гамәлгә кергән суд карары нигезендә башкарыла.
2014 елның 12 августында “Гарант” мәгълүмати-хокук порталында басылган материаллар буенча.