“Халык контроле” мәгълүмат системасына Казан районнарыннан килгән контроль гаризаларны карау буенча киңәшмә

2014 елның 11 августы, дүшәмбе

  Казан шәһәре  башкарма комитетының “Халык контроле” мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау сыйфатын күтәрү максатыннан  6,7, 8 августта  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Аппаратында  “Халык контроле” нә килгән контроль  гаризаларны карау барышы турында  эшче киңәшмәләр узды.

 Киңәшмәләрнең нәтиҗәләре буенча  “дәлилле кире кагу” статуслы гаризаларның  күбесе  эшләргә дип кире кайтарылды,  аларны карау вакыты билгеләнде, шулай ук берничә оешма катнашында хәл ителергә тиешле  бәхәсле   гаризаларны  хәл итү ысуллары эшләнде. Мәсәслән, Совет районы буенча  киңәшмә алдыннан  “дәлилле кире кагу” статуслы  211 гариза  басылган иде, киңәшмә нәтиҗәләре буенча 100е эшләргә дип кире кайтарылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International