Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең гражданнарны кабул итүе

2014 елның 8 августы, җомга

   Берничә кабул итү барышында Татарстан омбудсманы 15 гражданны кабул итте.

  Агымдагы елның 5 августында Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында  гражданнарны шәхсән үзе кабул итте. Аның барышында 9 мөрәҗәгать  алынды, шулардан бишесе алга таба карау өчен эшкә алынды.

  Татарстан омбудсманына  нигездә торак шартлары, торак-коммуналь хуҗалыгына түләү, пенсия күләмен кабат карау, югары уку йортына керү мәсьәләләре буенча шикаятьләр керде.

   Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Сәрия Сабурская һәм Россия  Федерациясе  Тикшерү комитетының Татарстандагы Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары  Айрат Әхмәтшин  7 августта Лаеш муниципаль районында  гражданнарны кабул итте. Кабул итүдә шулай ук  Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил  Афанасьев катнашты. Аның барышында 5 граждан мөрәҗәгать итте. Катлаулы, өстәмә өйрәнүне таләп иткән  мәсьәләләр контрольгә алынды. Килүчеләрнең барысына да конкрет аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.

  Сәрия  Сабурская һәм  Айрат Әхмәтшинның  уртак кабул итүе 12 августта  Бөгелмә шәһәрендә була. Алдан язылу өчен телефон: (843) 221-74-17.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International