Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкилнең Апас районындагы җәмәгать ярдәмчесе Луиза Сафинаның кабул итү бүлмәсенә агымдагы елның икенче кварталында 7 граждан мөрәҗәгать иткән. Барлык мөрәҗәгатьләр гариза бирүчеләр файдасына хәл ителгән. Аерым алганда, гариза бирүче Г.нең торак йорт подъездын ремонтлау һәм җыештыру турындагы соравы хәл ителгән.
Граждан З. Апас бистәсенең Тукай урамында ут кую үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Белдерү Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан тиз арада каралган һәм ут куелган.
Каты көнкүреш калдыкларын үзвакытында чыгармау мәсьәләсе буенча Молодежная урамында яшәүчеләрдән кергән күмәк мөрәҗәгать тә уңай хәл ителгән.
Вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләвен дәвам итә.