Россия Федерациясе территориясендә качак статусы

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилгә Украинада бара торган вакыйгалар уңаеннан  Украина территориясен ташлап китәргә мәҗбүр ителгән гражданнар мөрәҗәгать итә башлады. Гражданнарның торак, теркәлү, Россия Федерациясендә алга таба да яшәүне дәвам итүгә рөхсәт алу, шулай ук гаилә әгъзаларына медицина ярдәме күрсәтү һәм эшкә урнаштыру мәсьәләләре туа.

   Шул уңайдан качак статусы алу өчен нинди адымнар ясарга кирәклеге турында мәгълүмат урнаштырабыз.

     Белешмә. Россия Федерациясендә качак дип танылу өчен түбәндәгеләрне эшләү зарур.

 18 яшькә җиткән һәм үзен качак дип танылу теләге турында белдергән зат, шәхсән үзе яки вәкаләтле кешесе аша  язма рәвештә үзен качак дип танулары турында түбәндәге органнарга: ( п.1 ст.4 4528-1 нче  19.02.1993 елда чыккан закон)

1.Гариза бирүче  Россия Федерациясе территориясендә  түгел икән,  дипломатия вәкиллегенә яки РФ консуллыгына;

2. Россия Федерациясе чиген узганда уздыру пунктында  ФСБ  чик контроле органына;

3.Россия Федерациясе чиген законсыз узарга мәҗбүр булганда уздыру пунктында яки чик аша  уздыру пункты булмаган җирдә   бер тәүлек эчендә  ФСБ  чик контроле органнарына яки ЭЭМ, ФМС территориаль органнарына;

4. Россия Федерациясе территориясенә законлы рәвештә килгәндә  килү урынында ФМС территориаль органына  юллама белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.

  Гариза бирүче юллама тапшырганда үз юлламасын  нигезләү өчен  теләсә кайсы документ яки материалларны тәкъдим итәргә хокуклы. Андый документлар һәм материалларның рус теленә тәрҗемәсе булырга тиеш.

  Юллама биргәндә гариза бирүчедән  анкета һәм сораштыру бите тутыртып, сораштыру үткәрелә.

   Гариза бирүчегә качак дип тану турында  юлламаны кабул итү көнендә  Россия ФМС территориаль органы Россия Федерациясе территориясендә  качак итеп тану турында юлламаны кабул итү турында биш көн эчендә белешмә бирә.

    Бер тапкыр бирелә торган пособие һәм  юлламаны карау барышында  вакытлыча яшәү үзәгенә  юллма бирүгә ФМС органына гариза бирегез.( пп.3,4 п.1 ст.6  4528-1 нче  19.02.1993 елда чыккан закон).

   РФ территориясенә  килгән гариза бирүченең юлламасын  Россия ФМС территориаль органы  таныклык бирү турында карар кабул иткән көннән өч ай эчендә карый. Шул ук вакытта карау  вакыты   Россия Федераль миграция хезмәте ризалыгы белән  Россия ФМС территориаль органы тарафыннан озынаерга, әмма өч айдан артмаска тиеш (Административ регламентның 18 нче пункты).

  Россия  Федерациясендә качак дип танылу турында карар, шулай ук  Россия Федерациясендә качак дип тануны кире кагу турындагы белдерү  гариза бирүчегә  ФМС органы карар кабул иткәннән соң  өч көн эчендә җибәрелә яки тапшырыла.( п.п.4, 10 ст.7 4528-1 нче  19.02.1993 елда чыккан закон).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International