“Рамаевское” фермер хуҗалыгы” ширкәтен тикшерү

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

    “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат  системасына  Лаеш муниципаль районы Песчаные Ковали авылында урнашкан  “Рамаевское” фермер хуҗалыгы” ширкәтенең һавага зарарлы матдәләр чыгаруы турында белдерү алынды.

    Бүген 7 июльдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе һәм  Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы  буенча идарәсенең Лаеш территориаль бүлеге белән берлектә  гариза бирүчеләрнең белдерүләрендә әйтелгән фактлар буенча урынга барып тикшерү үткәрде.Тикшерү барышында  “Рамаевское” фермер хуҗалыгына якын  территориядә һәм хуҗалыкның үз территориясендә  атмосферага зарарлы матдәләр чыгару, нәкъ менә үрдәкләрдән калган  калдыклар исе чыгу факты расланмады.Үрдәк калдыклары  аерым технология буенча эшкәртелә һәм халыкка ашлама буларак сатыла.

 Сирәк очрый торган Англия үрдәген асрау өчен хуҗалыкның инкубатордан алып сугым цехына кадәр  барлык биналары  санитар нормаларга һәм кагыйдәләргә туры килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International