2014 елның 4 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районында гражданнарны кабул итте.
Вәкилгә 7 кеше мөрәҗәгать итте, өч язмача мөрәҗәгать керде.
Кабул итүгә килгән гражданнарның сораулары хезмәт законын үтәүгә, район хакимияте эшенә, торак бирү, районда сыйфатлы су белән тәэмин итүгә, инвалидлык билгеләү, җир мәсьәләләренә кагыла иде.
Вәкил мөрәҗәгать итүчеләргә җентекле һәм конкрет аңлатмалар һәм киңәшләр бирде.