Актаныш һәм Чирмешән муниципаль районнарында булу

2014 елның 4 июле, җомга

  2 һәм 3 июль көннәрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары  буенча вәкил  Сәрия Сабурская  Татарстан Республикасының Актаныш һәм Чирмешән районнарында булды.

   Визитларның төп максаты – гражданнарны кабул итү иде. Аның барышында Вәкилгә 10 кеше, шулай ук “Халык контроле” ДМС ( дәүләт мәгълүмат системасына)  килгән контроль белдерүләрне карау буенча киңәшмәләр үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр.

    Актаныш һәм Чирмешән  авылларында кабул итүгә килгән гражданнарның сораулары  торак шартларын яхшыртуга, пенсия һәм дару белән тәэмин итү, документлар теркәү, хезмәт, халыкка социаль хезмәт күрсәтү  законнарын аңлатуга кагылышлы иде.

    Актаныш авылында Сәрия Сабурская  районның кайбер учреждениеләрендә, шул исәптән, картлар һәм инвалидлар өчен йорт-интернатта, “Игелек  үзәге” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, үзәк район хастаханәсендә булды, ә Чирмешәндә – үзәк район хастаханәсен, яңа китапханәне, Эчке эшләр министрлыгының полиция бүлеген, анда вакытлыча тотылучылар изоляторын карады һәм тикшерү буенча кулга алынганнар  һәм административ тоткарланганнар белән аралашты.

    Актаныш һәм Чирмешән районнарында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил шулай ук районнар җитәкчелеге – Актаныш районы башкарма комитеты  җитәкчесе Илнар Фәттахов һәм Чирмешән районы башлыгы Наил Зарипов белән эш очрашулары үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International