Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан Прокурорының беренче урынбасары Арча районында кабул итүдә катнаштылар

2014 елның 1 июле, сишәмбе

    Агымдагы елның 1 июлендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары  буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Прокурорының беренче урынбасары  Артем Николаев  Арча муниципаль районында бергәләп гражданнарны кабул иттеләр.

   Мөрәҗәгатьләр арасында  эш хакын түләмәү, торак мәсьәләләренә, суд карары үтәлмәүгә кагылышлы  шикаятьләр  бар иде.

  Барлыгы 10 кеше мөрәҗәгать итте, шул исәптән ике күмәк мөрәҗәгать керде.Соңгылары торакны хосусыйлаштыру, шулай ук эшмәкәрләр хокукларын яклауга багышланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International