2014 елның 27 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил гражданка Н.ның киртәләр, тротуарлар булмау турында мөрәҗәгате буенча Идел буе районының “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 48 нче урта гомум белем бирү мәктәбе”н тикшерде. Тикшерүдә Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте вәкилләре, Идел буе районының “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 48 нче урта гомум белем бирү мәктәбе” учреждениесе директоры катнашты.
Киңәшмә йомгаклары буенча мәктәп директорына бер атна эчендә киртәләрне буяу, бер ай эчендә булмаган киртәләрне торгызу, мәктәп яны территориясен тәртипкә китерү(чүп үләнен чабу, төзелеш чүбен җыештыру, спорт мәйданчыгындагы җиһазларны буяу, тамашачы трибунасын ремонтлау) эшләрен тәэмин итәргә кушылды. Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгына мәгариф учреждениесе территориясен тиешле тәртипкә китерү буенча чаралар үтәлешен контрольгә алырга тәкъдим ителде.