Агымдагы елның 25 июнендә Сәрия Сабурская Новороссийск шәһәрендә гомумгаскәр әзерлеге алып баручы Новороссийск хәрби-диңгез базасының 182 нче флот экипажында булды.
Сәрия Сабурская әлеге урынга билгеләнгән Татарстаннан килгән хәрби хезмәткәрләр белән очрашты. Вәкил белән әңгәмә барышында шул билгеле булды, егетләр хезмәтләреннән бик канәгать, үзара һәм офицерлар белән мөгамәләре яхшы.
Новороссийск хәрби-диңгез базасында булу барышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил шулай ук Новороссийск хәрби-диңгез базасы командирының шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары, полковник Сергей Юрьевич Аскарин, базаның 99608 нче хәрби часте штаб начальнигының оештыру-мобилизация эшләре буенча урынбасары, полковник Игорь Владимирович Лядков белән аралашты. Очрашуларда шулай ук Новороссийск шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Максим Юрьевич Климов катнашты.