Бүген 16 апрельдә Татарстан Хөкүмәте йортында видеоконференц-элемтә режимында киңәшмә узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре (төрләр модераторлары), муниципаль берәмлекләр башлыклары, Татарст ан Республикасы башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм “Халык контроле” системасының җаваплы башкаручылары катнашты.
Илдар Халиков “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының республика халкы арасында бик актуаль һәм популяр булуын ассызыклады, моны килгән гаризалар саны да күрсәтә. 2014 елның I кварталында 3428 белдерү басылган, бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда 24% күбрәк.
Татарстан Республикасы хөкүмәте башлыгы белдерүенчә, узган ел белән чагыштырганда, сылтаулы баш тартулар кими, ә хәл ителгән гаризалар саны арта. “Яхшы үсеш барлыкка килде, – диде ул, – муниципаль бюджетлар мсәьәләләрне хәл итү өчен акча таба”. Илдар Халиков шулай ук киңәшмәдә катнашучылар игътибарын бу мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирүче яңа республика программалары барлыкка килүенә дә юнәлтте.
Шулай ук системаның баш модераторы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Тимур Зарипов, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм коммуналь-торак хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов һәм Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сизов докладлар белән чыгыш ясады.
Сәрия Сабурская үз докладында статистик күрсәткечләряхшыруны, аерым алганда, гаризалар карау вакытлары һәм карау сыйфатлары яхшыруын билгеләп үтте.
Баш модератор уздыра торган зона семинарлары һәм киңәшмәләр дә моңа булышлык итә. Исегезгә төшерәбез, хисап чорында алар Яңа Чишмә, Кайбыч, Мөслим, Ютазы, Менделеев муниципаль районнарында якын-тирә районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында үтте. Шулай ук Казан муниципаль берәмлеге “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән контроль гаризаларны карау барышы турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында өч киңәшмә узды.
СәрияСабурская хәл ителгән заявкалар буенча мисаллар да китерде. Күп гаризалар планлаштырылган, аларны финанслау муниципаль берәмлекләр бюджетларына салынган. Әмма система эшен яхшырту буенча күрелгән чараларга карамастан, гаризаларны караганда кайбер башкаручылар (төрләр модераторлары) буенча проблемалар бар.Бу уңайдан атна саен Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү буенча идарәсенә “Халык контроле” эше турында мәгълүмат җибәрелә.
Системалы рәвештәКазан муниципаль берәмлеге буенча “Халык контроле” каравында булган аерым гаризаларны үтәү буенча күчмә тикшерүләр үткәрелә.
“Халык күтәргән әлегә кадәр актуаль булган мәсьәләләрнең берсе – йөрергә яки үтәргә комачаулаучы автомобильләр, ” – диде Премьер-министр һәм бу мәсьәләнең ЮХИДИ, ЭЭМ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы катнашында каралуын әйтте.
Илдар Халиков сүзләренчә, якын арада Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин бу мәсьәләләрне хәл итү буенча тиешле күрсәтмәләр җибәрәчәк.