Бүген “Күптөрлелектә бердәмлек: Европа берлеге” Бөтенроссия укучылар һәм студентлар конференциясе ачылды. Аны Казан (Идел буе) федераль университетының җәмгыятьне үзгәртеп кору чагыштырма тикшеренүләр институтының EC VOICES үзәге оештырды.14 һәм 15 апрель көннәрендә үтәчәк конференциядә өлкән сыйныф укучылары һәм кече курслар студентлары – ЕС буенча Бөтенроссия Олимпиадасы һәм кеше хокуклары буенча эссе бәйгесе җиңүчеләре катнаша.
Кеше хокуклары темасы конференциянең төп темасы булып тора. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил җыелганнарны сәламләде, “кеше хокукларын кабул итү, үсеп килүче буынның бу теманы өйрәнүе җәмгыятьнең цивилизациягә, демократиягә, гуманлылыкка омтылуын аңлата”, дип билгеләп үтте. Ул укучыларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил институтының эше, шул исәптән хокук саклау органнары, министрлыклар һәм ведомстволар, җәмәгать оешмалары һәм уку йортлары белән актив хезмәттәшлеге турында сөйләде.
Вәкил Институты Казан(Идел буе) федераль университеты белән актив хезмәттәшлек итә. Аерым алганда, 2013 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил, Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча БМО Баш комиссары идарәсе һәм Казан(Идел буе) федераль университеты җитәкчелеге булышлыгы белән юридик факультет базасында “Кеше хокукларын халыкара яклау” магистер программасы кертелде.