Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокукларын саклау – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәмчеләре контролендә кала

2014 елның 11 апреле, җомга

Татарстанда  язгы хәрби хезмәткә чакырылыш старт алды, ул 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре   үз муниципаль районнарында  чакырылыш комиссияләре әгъзалары булып тора. Татарстан Хәрби комиссариатының Бөгелмә шәһәре һәм районы буенча бүлегендә  язгы чакырылыш комиссиясенең беренче утырышы узды.

Быел илнең 154 мең егете Ватан алдындагы бурычын үтәргә җыена, алар арасында Бөгелмә районыннан  130  хәрби хезмәткә чакырылучы бар. Чакырылыш барышында өч егет  Президент полкына озатылачак, ике егет  Преображенский полкы сафларын тулыландырачак.

Районның язгы чакырылыш комиссиясе утырышында шушы һәм башка мәсьәләләр каралды, анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең Бөгелмә муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе  Нина Моисеева катнашты.

Түбән Кама муниципаль районында  чакырылыш комиссиясенең утырышлары узды инде, анда 100 дән артык хәрби хезмәткә чакырылучыга карата  карар кабул ителде.

Россия Федерациясе Кораллы көчләренә  язгы чакыруга юнәлтелгән  чаралар айлыгы чикләрендә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең Түбән Кама муниципаль районындагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә  берничә чара каралган. Әйтик, 9 апрельдә  җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә 12.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр  егетләрне Россия Федерациясе Кораллы көчләренә язгы чакыру буенча  телефон “кайнар линия”се эшләде.Гражданнар сорауларына  Татарстан Хәрби комиссариатының  Түбән Кама шәһәре һәм районы буенча бүлеге начальнигының  өлкән ярдәмчесе Наталья Пашкевич җавап бирде. 

“Кайнар линия” барышында  тугыз шалтырату булды. Нигездә  хәрби хезмәткә чакырылучыларның туганнары консультация сорап шалтыратты. Мөрәҗәгать итүчеләрне  сәламәтлеге буенча армия хезмәтеннән кичектерелү,  хәрби хезмәткә чакырылганда медицина тикшеренүе үтү,  югары хәрби училищега керү,  Кырымда  ашыгыч хезмәт үтү, 27 яшькә җиткәч хәрби билет алу һәм башка күп сораулар кызыксындырды. Барлык сорауларга да гражданнар  конкрет аңлатмалар һәм киңәшләр алды.

Моннан тыш, Вәкилнең  җәмәгать ярдәмчесе Тамара Трошина  “Хәрби хезмәткә чакырылучы көне” гомумшәһәр чарасын үткәрүдә дә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International