2 апрельдә Урыссу бистәсендә “Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары” дигән темага “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе узды. Анда Ютазы муниципаль районы егетләреннән тыш, Баулы, Бөгелмә һәм Лениногорск муниципаль районнарыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар да бар иде.
“Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресен традицион рәвештә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Хәрби комиссары Сергей Погодин үткәрде.
Җыелганнар алдында тәбрикләү сүзләре белән инде Россия армиясе сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр чыгыш ясады. Сәхнәгә зенит орудиеләре комендоры вазифасында хезмәт иткән Кара диңгез флотының запастагы матросы Азат Гайнанов, “МАЗ” маркалы күп күчәрле дизель автомашиналарыннан файдалану буенча механик-йөртүче вазифасында хезмәт иткән запастагы коры гаскәрләр рядовое Самат Имамов чыкты. Азат Гайнанов Кара диңгез флотында хезмәт иткәндә Тын, Атлантик океаннарда, төрле илләрдә, шул исәптән Куба һәм Венесуэлада булган. Егетләр армиядәге хезмәтләре турында сөйләделәр, хәрби хезмәткә чакырылучыларга уңышлар теләделәр, чыгышлары ахырында “армия хезмәтеннән куркырга кирәк түгеллеген” ассызыкладылар.
Исегезгә төшерәбез, мондый очрашулар 2014 елның язгы чакырылыш чорында Яңа Чишмә, Кайбыч, Мөслим муниципаль районнарында, республиканың 22 районыннан 800 гә якын егет һәм аларның әти-әниләре катнашында узды.