2014 елның 28 февралендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил СәрияСабурская һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев Әлмәт шәһәрендә бергәләшеп гражданнарны кабул иттеләр.
Әлмәтмуниципаль районында яшәүчеләр мөрәҗәгать иткән мәсьәләләр арасында, законсыз җинаять эше ачу, тикшерү алып баруның законсыз алымнары, суд карарлары белән ризалашмау, пенсия һәм торак мәсьәләләренә кагылышлылары бар иде. Барысы, җитәкчеләр 28 кешене кабул итте, кайбер гражданнар язмача мөрәҗәгатьләр калдырды.
С.Х.Сабурская һәм Р.Х.Җәләлиев адресына килгән барлык мөрәҗәгатьләргә аңлатмалар бирелде.Тирәнрәк өйрәнү таләп ителгән мөрәҗәгатьләрТатарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары тарафыннан алга таба чаралар күрү өчен контрольгә алынды.