26 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм Татарстан Республикасында«Союз пенсионеров России» оешмасы Казанның Идел буе районында Россия Пенсия фонды бүлегендә халык өчен “Хокукый ярдәме көне” үткәрделәр.
Кабул итү барышында торак-коммуналь хезмәт күрсәтү, социаль яклау, мирас, пенсия һәм торак мәсьәләләренә кагылышлы 60 мөрәҗәгать керде.
Гражданнарны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Адвокат палатасы, Татарстан Республикасы ,Нотариаль палатасы, Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе,Казанның Идел буе районы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе вәкилләре кабул итте.
Киләсе “Хокукый ярдәм көне” 2014 елның 19 мартында Казанның Авиатөзелеш районы Пенсия фонды идарәсендә, Казан шәһәре, Лукин урамы, 3 нче йортта уза.
Алдан язылу өчен телефоннар: 279-25-99, 279-25-02.