Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә 2014 елның язгы чакырылыш кампаниясе чорында халыкны хокукый агарту чикләрендә уртак чаралар оештыру практикасын дәвам итәләр. 25 февральдә Яңа Чишмә авылында “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасына “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе узды. Анда Әлки, Алексеевск,Спасс, Яңа Чишмә һәм Чистай муниципаль районнары егетләре катнашты.
Хезмәткә чакырылучылар хокуклары һәм хәрби хезмәт үтү нечкәлекләре турында файдалы мәгълүмат алырга 150 гә якын кеше килде. Аудиториянең күпчелеген өлешен чакырылыш яшендәге яшь егетләр тәшкил итте, шулай ук булачак Ватанны саклаучыларның әти-әниләре катнашты. Дәрес башында катнашучыларны бөек бурыч – Ватанга хезмәт итү турында патриотик җырлар башкарган яшь балалар чыгышы шатландырды.
Сергей Погодин үз чыгышында егетләргә Россия армиясендә хезмәт итү, Татарстан егетләре хезмәт итәчәк хәрби округлар, гаскәрләр төрләре, хәрби техника һәм солдатлар белергә тиешле башка нәрсәләр турында сөйләде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская тыңлаучыларга чакырылыш кампанияләре вакытында Татарстан омбудсманы эше, бигрәк тә, ашыгыч хезмәт үтүче хәрбиләрнең шикаятьләрен тикшерү, булачак солдатларны озату, телефон “кайнар линия”ләре аша хокукый ярдәм күрсәтү турында сөйләде. Сәрия Сабурская чакырылыш белән бәйле иң беренче этап – повестка алуга җентекләп тукталды. Шунысын истә тотарга кирәк, повестка буенча хәрби комиссариатка килмәү җаваплылыгы гражданның кайсы чарага һәм кайчан чакырылуына карамастан, саклана дип билгеләп үттеТатарстан омбудсманы. Җаваплылыкка тарту өчен килмәү факты да җитә. Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенә ярашлы рәвештә, бу хезмәттән азат ителү өчен законлы нигезләр булмаган очракта хәрби хезмәткә чакырылудан качып йөрү 200 мең сум күләмендә штраф яки хөкем ителүченең унсигез айга кадәрге чорына эш хакы күләмендә штраф, яки ике елга кадәр мәҗбүри эшләр, яки алты айга кадәр кулга алыну, яки ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү белән җәзалана.
Сәрия Сабурская шулай ук икенче мөһим этап – медицина тикшеренүе үтү турында да сөйләде. Аны гражданнарны хәрби хезмәткә алганда табиб-белгечләр: хирург, терапевт, невропатолог, психиатр, окулист, оториноларинголог (ЛОР), стоматолог үткәрә. Саналган җиде табибның берсе генә катнашмаса да медицина тикшеренүе закон буенча үтелмәгән булып исәпләнә.
Сәрия Сабурская егетләргә сораулар килеп туганда кичекмәстән хәрби комиссариатларга, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын искә төшерде.
Дәрес ахырында Сәрия Сабурская һәм Сергей Погодин тыңлаучыларның сорауларына җавап бирделәр.