Бүген, 24 февральдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында Сәрия Сабурскаяның “Социаль тәҗрибә һәм белемнәр белән алмашу” Россия-Америка программасының белгеч-стажерлары белән очрашуы узды. Төркемнең эш визиты “Сәламәтлек саклау” – “Социаль реформалар аша Россия һәм АКШ мигрантлары арасында сәламәтлек саклауны алга җибәрү” программасына багышланган иде.
Очрашу барышында Сәрия Сабурская Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил институты, Татарстан омбудсман эшчәнлегенең төп төрләре турында сөйләде.
Төркем шулай ук визит кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының республика клиник тире-венерология диспансерының 3 нче сырхауханәсе, “Чит ил гражданнарын тикшерү медицина үзәге”, “Симона” сервис үзәге, Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасының башка учреждениеләрендә булды.
“Татарстан Республикасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары хокукларын тормышка ашыру” темасына түгәрәк өстәл утырышы үтте
20 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Татарстан Республикасында хәрби хәрәкәтләр ветераннары хокукларын тормышка ашыру” темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил оештырды.
Бүгенге көнгә социаль яклау органнарында 24 405 хәрби хәрәкәтләре ветераннары, 1 285 хәрби хәрәкәтләр инвалидлары, 3 125 һәлак булган (үлгән) хәрби хәрәкәтләр ветераннарының толлары исәптә тора. Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 18 940 хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм 1 097 хәрби хәрәкәтләр инвалидлары, 574 һәлак булган (үлгән) хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм инвалидлары гаиләләре әгъзалары диспансер күзәтүендә тора.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шулай ук һәлак булган (үлгән) хәрби хәрәкәтләр ветераннары гаиләләре әгъзаларын социаль яклау республикада федераль законнар һәм аларга ярашлы рәвештә кабул ителгән норматив актларга ярашлы рәвештә тормышка ашырыла.
Күрсәтелгән гражданнарга социаль хезмәтләр җыелмасында бушлай дарулар белән тәэмин итү, бушлай санатор-курорт дәвасы, дәвалау урынына бушлай бару һәм шәһәр яны тимер юлы транспортында бушлай йөрү бирелә.
Социаль хезмәтләр җыелмасы алудан баш тарткан гражданнарга хезмәт күрсәтү бәясе күләмендә акчалата компенсация түләнә. Хәрби имгәнүләр нәтиҗәсендә инвалид булган хәрби хәрәкәтләр ветераннары протезлар ( теш протезларыннан тыш) һәм протез-ортопедик әйберләр белән тәэмин ителә.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар соңгы вакытта дәүләт тарафыннан хәрби хәрәкәтләр ветераннарының матди хәлен яхшыртуга юнәлтелгән чараларга карамастан, күрсәтелгән тармакта законнар һәм башка дәүләт чаралары кабул итү буенча алга таба планлы эш таләп ителүен билгеләп үттеләр.
Түгәрәк өстәл утырышы ахырында башкарма хакимият органнары адресына уртак тәкъдимнәр эшләү, шулай ук кирәк булганда, хәрби хәрәкәтләр ветераннары хокукларын нәтиҗәле тормышка ашыру өчен гамәлдәге законнарга өстәмәләр һәм үзгәрешләр кирәклеге турында тәкъдимнәр кертергә карар ителде.