“Халык контроле” системасы эшен яхшырту буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эше сыйфатын яхшырту максатыннан  агымдагы елның 18 февралендә  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасын эшләтү буенча ведомствоара  комиссиясе утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре ( төрләр  модераторлары),  Татарстан Республикасы муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре, “Халык контроле”  ТР дәүләт мәгълүмат системасының җаваплы башкаручылары  катнашты. Утырыш  Татарстан Республикасы  Мәгълүматлаштыру һәм элемтә  министрлыгы бинасында узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов  доклады тыңланды. Үз чыгышында Роман Шәйхетдинов  “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының 2013 елдагы эш йомгакларына җентекләп  тукталды.

СәрияСабурская үз чыгышында  система проблемаларын яктыртты. Беренче чиратта бу “Нигезле кире кагу”  статуслы хәбәрләрнең күп булуы белән бәйле. “Халык контроле” системасына  килгән  гаризаларны анализлау шуны күрсәтә,  күпквартирлы йортлар территорияләрен төзекләндерү турындагы  гаризаларның  барысы да уңай хәл ителми. Бу – ишегаллары һәм  квартал юлларына асфальт җәю, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, гомум файдаланудагы җирләрне яктырту, уңайлы тирәлек.

Шулай ук “Йөрергә яки узарга комачаулаучы юллардагы автомобильләр”, “Йөрергә яки узарга комачалаучы  юл читендәге автомобильләр” буенча килгән гаризалар да тиешенчә каралмый.

Шулай ук  гражданнарның гаризаларын карау вакытлары бозыла, белдерүләрне нигезләнмәгән килеш берничә кат кире җибәрү фактлары очрый.

Бу бозулар нигездә, башкару дисциплинасында проблемалар булу һәм тиешле контроль булмау белән бәйле.

Гаризалар карау вакытларын бозган башкаручыларга  җаваплы гаепле затларны дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп иткән хатлар җибәрү дәвам итә. Гаризаларны карау вакытларын бозучылар белән даими рәвештә киңәшмәләр үткәрелә.

 Шулай ук Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буена вәкил  башкаручыларның “Халык контроле” ТР дәүләт мәгълүмат системасы эшен техник яктан яхшырту буенча тәкъдимнәрен  җыеп, анализлап, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм  элемтә министрлыгына җибәрде.

Министрлык аларның  күпчелеген тормышка ашырды, аерым алганда, бу –  “Планлаштырылган” статусы бирелгән  гаризаларны контроль карау вакытлары чыгу турында вакытында кисәтү һәм башкалар. 

       Утырышта  “Халык контроле”  дәүләт мәгълүмат системасы  модераторы сыйфатында  Татарстан Республикасы  Хезмәт, мәшгульлек 1әм  социаль яклау  министрлыгы эше турында”  Татарстан Республикасы  Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының  беренче урынбасары Айрат Хәсәнов чыгыш ясады

      Соңгы мәсьәлә итеп, “Чаллы муниципаль берәмлегендә “Халык контроле” мәгълүмат системасы  гаризаларын карау буенча эшне оештыру” турында”  Чаллы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары Нәфисә Галиева  чыгышы тыңланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International