Сәрия Сабурская “Ярдәм” мәчетендә һәм күрү буенча инвалидларның уку-тернәкләндерү үзәген карады

2014 елның 14 феврале, җомга

Бүген  14 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил күрү буенча инвалидларның уку-тернәкләндерү  үзәгендә булды. Ул  Казан шәһәренең Серов урамы, 4а йортында, “Ярдәм” мәчете базасында урнашкан.

“Ярдәм”  тернәкләндерү үзәге  Татарстан Республикасы һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшүчеләр өчен генә түгел, башка илләрнең  күрмәүче һәм начар күрүче гражданнары өчен дә ачык. Сәрия Сабурская визиты барышында Венгриядән килгән, монда укучы унике яшьлек малай белән дә танышты. Шулай ук  Пермь өлкәсе, Башкортстан, Түбән Новгород өлкәләреннән укучылар бар иде. Үзәктә уку бушлай. Күпләр өчен бу Луи Брайль системасы буенча укуның һәм Коръәнне өйрәнүнең бердәнбер  юлы.

 Элек начар күрүчеләр  Левченко бистәсендә “Сөләйман” мәчетендә укыганнар, ә яңа тернәкләндерү үзәге берүк вакытта 60 кешене кабул итә ала.

Сәрия Сабурская үзәк хезмәткәрләре эшләгән Брайль системасын өйрәнү буенча  методик әдәбият белән танышты. Үзәктә мондый гражданнарга психологик ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Үзәк  укытучысы Мәликә Гыйльметдинова  күрү буенча  инвалидларга ярдәм итү йөзеннән “Күрүчеләргә күрмәүчеләр турында” дигән методик пособиене  эшләгән. Бу китапта  Брайль телендә  Коръән уку, компьютерга өйрәтү, сукырлар  психологиясе буенча авторлык эшләнмәләре тәкъдим ителгән. “Ярдәм” мәчетендә  күп кенә мөгаллимнәр шушы мәктәпне тәмамлаган кешеләр. Уңышлы җайлашкан күрмәүче укытучылар укыта алалар, ә иң мөһиме, алар үз үрнәкләрендә  күрү сәләте бозылу  социаль эшәчнлектән баш тартуга сәбәп була алмавын күрсәтә.

Визит ахырында  хәзерге вакытта уку-тернәкләндерү үзәгендә яшәгән Лилия Сәләхетдинова  үз шигырьләре җыентыгын  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилгә бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International