Зәйлеләр үзләренең игелекле эшләргә әзер булуларын район җитәкчелеге игълан иткән “Мәрхәмәтлелек акциясе”нә кушылулары белән янә раслады. Үзәк китапханәдә бер склад капчык-капчык кием-салым, кирәк-ярак, уенчыклар белән тулды. Кемдер кулланылышта булган киемнәр, кемнәрдер өр-яңаларын китерде. Халыкның бер-берсенә шулай ярдәмчел булуы – сокландыргыч хәл. Хәзер исә авыл җирлекләрендәге аз тәэмин ителгән, мохтаҗ гаиләләргә махсус автобуста җыелган кием-салым һәм кирәк-яраклар таратыла. Чәршәмбе көнне “Мәрхәмәтлелек автобусы” Ал Бистәсе, Яңа Спас, Урсай, Бохарай авыл җирлекләренә юл алды. Аны районның Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Клара Габидуллина, үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Роза Вәлиева озатып йөрде. Ал. Бистәсе авыл җирлеге бинасында автобус килгәнне бер төркем хатын-кыз көтеп тора иде. Араларында, ике-өч, дүрт-биш баласы, эшсез булганнары да бар. Кемдер балаларына, хатын-кыз исә үзләренә кием, кирәк-ярак сайлап алдылар. Мәктәптә укучы ике кызым бар, сайлаган киемнәр аларга, һичшиксез, охшаячак, ди Ирина Каштанова. Кайбер өс киемнәренең өр-яңа булуына куанычын яшермәде ул. Улым һәм кызыма өс киемнәренең җәйгесен дә кышкысын да сайладым, ә менә аяк киемнәренә ихтыяҗ бар, ди Светлана Тукранова. Хатын-кызлар киемнәрне сайлап, пакетларына сала тора. Гөлнара Сәхабединова шактый әйбер җыйнады, аның дүрт улы бар. Өлкән улым Руслан Зәйдә укый, күпчелек киемне укучы улларым Валера, Костя һәм Ярославка сайладым, кыскасы, мәктәптән аларны кием- салым белән каршылыйм, ди ул. Хатын-кызларның сөенеч һәм рәхмәтләренең чиге юк, ә балалар алардан ныграк куаначак. Калган авылларда да хатын-кызлар “Мәрхәмәтлелек автобусын” көтеп алды. Автобус шулай һәр авыл җирлегенә чыгачак.