Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил адресына Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы "Республика клиник туберкулезга каршы диспансеры" учреждениесендә тәрбияче булып эшләүче гражданка К. бу учреждение балансында булган авария хәлендәге торак йортта яшәргә мөмкин булмавы турындагы мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте.
2013 елның 4 декабрендә Кеше хокуклары буенча вәкил Октябрьский бистәсенә барып, гариза бирүче һәм "Республика клиник туберкулезга каршы диспансеры" учреждениесенең баш табибы, Октябрьский бистәсе җирлеге башлыгы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле белән очрашты.
Бүген 2014 елның 11 февралендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында бу мөрәҗәгать буенча киңәшмә булды. Киңәшмәдә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре, балалар туберкулез санаториесе баш табибы, Яшел Үзән муниципаль районының Октябрьский авыл җирлеге башлыгы катнашты.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча гариза бирүче яшәгән йортны алга таба авария хәлендә дип тану һәм сүтү өчен муниципаль милеккә тапшыру кирәклеге турында карар кабул ителде. Моннан соң торак законнарына ярашлы рәвештә, гариза бирүчегә һәм аның гаиләсенә муниципаль хакимият органнары чираттан тыш, башка торак бирергә тиеш була.