Узган атнада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре республиканың төрле районнарында киң колачлы эш алып бардылар.
Җәмәгатьчелек ярдәмчеләребезгә зур хезмәтләре, җаваплылыклары һәм битараф булмаганнары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә! Сезнең эшегез нәтиҗәсендә без чыннан да кирәк булган урыннарда кешеләргә ярдәм итә алабыз.