Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә катнашу

2025 елның 26 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасында «Россия юристлары Ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан оештырылган Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уза.

Чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының гражданнар хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлеге башлыгы Зөлфия Гыйльметдинова катнашты, ул республика халкына консультация бирде.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре күбесенчә социаль тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау мәсьәләләренә кагылган. Шулай ук кредит оешмалары һәм иминият компанияләре эшчәнлегенә бәйле темалар да күтәрелде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләр дә кирәкле аңлатмалар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Мондый чаралар түләүсез юридик ярдәмгә ихтыяҗ булуын һәм аның гражданнар хокукларын яклауны тәэмин итүдә әһәмиятен раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International