Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 13 нче утырышы узды. Көн тәртибенә 19 мәсьәлә кертелде, шул исәптән беренче укылышта карау өчен 15 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты, шулай ук башка мәсьәләләр.
Депутатлар оешмалар мөлкәтенә салым, кече һәм урта эшмәкәрлекне, автомобиль юлларын һәм юл эшчәнлеген үстерү, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, «хезмәт ветераны» исемен бирү, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү, фән һәм башка өлкәләр турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар. Шулай ук Федераль янгын куркынычсызлыгы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эше һәм янгын куркынычсызлыгы торышы турында мәгълүмат бирелде.
Утырышта депутатлар депутат Рәсим Баксиковның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен тавыш бирде. Парламент спикеры Фәрит Мөхәммәтшин аңа актив депутат эше өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Закон проектлары буенча докладлар белән шулай ук Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.