Эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасында

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Бу атнада мин эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасында. Бүген Азия Омбудсменнар Ассоциациясе Директорлар Советының 26 нчы утырышында һәм Азия Омбудсменнар ассоциациясе Генераль Ассамблеясенең 18 нче утырышында катнаштым.

Чаралар барышында төрле илләрдән килгән коллегалар кеше хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар, узган елгы эшкә йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

Директорлар советының киләсе утырышы 2026 елның июнендә Гонконгта узачак. Киләсе ел юбилей елы булачак - Ассоциация оешуга 30 ел тулачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International