Узган атнада безнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләребез республика районнарында эшләрен актив дәвам иттеләр, төрле чараларда катнаштылар.
Кама Тамагы, Питрәч, Спас, Тукай, Әгерҗе, Лениногорск, Түбән Кама, Арча һәм Мамадыш районнарының җәмәгатьчелек ярдәмчеләре “Белем көне”нә багышланган тантаналы чараларда катнашып, укучыларны һәм студентларны яңа уку елы башлану белән котладылар.
🔸 Әтнә районының «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында террорчылыкка каршы бердәмлек көненә багышланган истәлекле акция узды - фаҗигале вакыйгалар корбаннары истәлегенә чәчәкләр, уенчыклар салдылар һәм шәмнәр кабыздылар.
🔸 Алабуга районында Алабуга муниципаль районы бюджетының үз керемнәрен үстерү буенча ведомствоара комиссия утырышында катнаштылар.
🔸 Әлки районында террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышында катнаштылар, анда “Бердәм тавыш бирү көне”нә әзерлек чорында җәмәгать иминлеген арттыру һәм хокук тәртибен тәэмин итү чаралары турында фикер алыштылар. Шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булган, Әлки муниципаль районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясен тәмамлаган Илдар Хәйруллинга мемориаль такта ачуда катнаштылар.
🔸 Кайбыч районында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның опекун гаиләсенә бардык, аларның берсе махсус хәрби операция барышында һәлак булды. Балалар әби - бабай тәрбиясендә. Шул ук вакытта ярдәмче балалар укый торган мәктәптә булды һәм аларга «Шәфкать Казан» хәйрия фондыннан язу кирәк-яраклары җыелмасын тапшырдылар.
🔸 Лениногорск районында «Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» эшен ГЛОНАСС+112 ЕГИС системасы аша килгән сигнал буенча тикшерделәр.
🔸 Моннан тыш, Әтнә һәм Алексеевск районнарында җәмәгатьчелек ярдәмчеләре Татарстан Республикасы Рәисенең сайлау алды кампаниясе кысаларында район киңәшмәләрендә катнаштылар.
Гражданнарны традицион кабул итү Питрәч районында район башлыгы Рәис Сөләйманов белән берлектә үткәрелде. Кабул итүгә 5 кеше мөрәҗәгать итте, аларның барлык мөрәҗәгатьләре эшкә алынды.
Җәмәгатьчелек ярдәмчеләребезгә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәм! Мондый эшчәнлек урыннарда даими алып барыла.