Җәмәгатьчелек ярдәмчеләре эше: республика районнарында атна йомгаклары

2025 елның 13 сентябре, шимбә

Узган атнада безнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләребез Татарстан Республикасы районнарында актив эшләрен дәвам иттеләр.

🔹Әгерҗе районында Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәте вәкилләре белән берлектә  гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү көне узды.

🔹Бөгелмә районында  “Коллектив килешү. Көч нәрсәдә?” дигән республика профсоюз марафонында катнаштылар, анда коллектив килешүләрнең әһәмияте, хезмәт хокукларын яклау һәм хезмәткәрләрнең социаль гарантияләре турында сөйләделәр.

🔹Арча районында эш «Көньяк», «Үзәк» микрорайоннарында һәм Күпербаш авылында гражданнар җыеннары кысаларында алып барылды.

🔹 Чистай районында 2 нче лицейда югары сыйныф укучылары өчен хәрби-патриотик тәрбия дәресе үткәрелде.

🔹Мамадыш районында балалар бакчалары мөдирләре һәм мәктәп директорлары өчен хезмәтне саклау буенча инструктаж оештырылды (80 катнашучы), шулай ук Мамадыш муниципаль районы Советы утырышында катнаштылар.

🔹 Актаныш районында район башлыгы Ленар Зарипов белән бергә күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашу булды, анда төзекләндерү, җылыту, яңгыр канализациясе һәм чүп чыгару мәсьәләләре каралды. Шулай ук «Актаныш» радиосында туры эфирда чыгыш ясадылар, халык сорауларына җавап бирделәр һәм «Герой атасы» республика күчмә күргәзмәсендә булдылар, анда махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның әтиләренең фотосурәтләре куелган иде.

 🔹Әлки районында алган яраларыннан һәлак булган махсус хәрби операция катнашучысы Илнар Кыямовның әнисе Талия Кыямова янына бардылар. Геройның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаштылар. Сентябрьдә Илнар Кыямов укыган гимназия бинасы каршына мемориаль такта куелачак.

Район башлыклары белән гражданнарны Кама Тамагы, Питрәч, Саба һәм Биектау районнарында кабул иттеләр. Бөгелмә районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов белән берлектә гражданнарны кабул итү булды.

Барлык җәмәгатьчелек ярдәмчеләренә активлыклары, кешеләргә битараф булмаганнары һәм игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерәм!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International