Татарстанда сайлау участоклары тикшерү изоляторларында да ачык. Монда хөкем карары законлы көченә кермәгән барлык шикләнелүчеләр, гаепләнүчеләр тавыш бирә ала.
Бүген мин Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2 нче тикшерү изоляторында булдым һәм әлеге сайлау участогында тавыш бирү барышы белән таныштым.
Хокук бозулар ачыкланмады, процесс закон нормаларына туры китереп бара.