Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре шулай ук Татарстан Республикасы Рәисен, җирле үзидарә органнары депутатларын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда тавыш бирделәр.
Сайлауларда катнашу - үз позицияңне белдерү һәм республиканың киләчәгенә өлеш кертү мөмкинлеге ул. Нәкъ менә шундый көннәрдә якындагы елларга Татарстан үсешенең өстенлекләре билгеләнә, димәк, кешеләрнең тормыш сыйфатына турыдан - туры кагыла торган мәсьәләләр.