Олы яшьтә булу республикабызның киләчәген сайлау өчен киртә түгел!

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

Сайлауларда Татарстан районнарының өлкән яшьтәге гражданнары да актив катнаша. Аларның үрнәге республиканың киләчәге турында кайгыртуның яшь чиге булмавын күрсәтә.

Мәсәлән, Буа районында Татарстан Республикасы Рәисен һәм Буа муниципаль берәмлеге депутатларын сайлауда районның иң өлкән сайлаучысы - 1920 елда туган Төхвәтуллин Рәүф Ибраһим улы катнашты.

Әтнә районында 1939 елгы Мәгъсүмҗанова Сөембикә апа тавыш бирде.

Питрәч районында 74 һәм 82 яшьлек «көмеш» волонтерлар тавыш бирә, алар республиканың чәчәк атуы өчен активлык күрсәтәләр.

Арча районында 89 яшьлек хезмәт ветераны Л. Н.Калуева үз тавышын бирде.

Яр Чаллыда 98 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Лысак  Валентин Иванович та үз участогында тавыш бирде.

Чирмешән районында Түбән Чыгдай авылының иң өлкән кешесе тавыш бирде: 28 сентябрьдә аңа 95 яшь тула.

Республика районнарында  сайлауларда мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар да актив катнаша. Алар өчен махсус шартлар тудырылган: барлык сайлау участоклары диярлек беренче катларга күчерелгән, уңайлы мохит оештырылган, ә участокка килә алмаучылар өчен өйдә тавыш бирү каралган.

Өлкәннәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үрнәге -  һәр тавышның мөһим булуын тагын бер кат күрсәтә, ә сайлауларда катнашу -Татарстан киләчәгенә үз өлешеңне кертү мөмкинлеге ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International