Татарстан Республикасы Рәисен, җирле үзидарә органнары депутатларын сайлаулар һәм ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар республикада аерым бер атмосферада уза. Сайлау участокларына күпләр тулы гаиләләре белән килә, сайлауларда катнашуны яхшы традициягә әйләндерә.
Аксубай, Арча, Әгерҗе, Баулы һәм Минзәлә районнарында яшәүчеләр гаиләләре белән тавыш бирәләр. Бу инициативаны безнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләребез дә хуплады! Тавыш бирергә якыннары белән бергә Мамадыш һәм Кама Тамагы районнарыннан җәмәгатьчелек ярдәмчеләре килгән иде.
Сайлауларда катнашу-гражданлык бурычы гына түгел, балаларга үз республикабызның киләчәге өчен җаваплылыкның мөһим үрнәген тапшырып, бергә вакыт уздыру мөмкинлеге дә ул.