Бүген Питрәч районында узган гражданнар җыеннарында катнаштым.
«Ак Барс» кошчылык комплексы коллективы, Питрәч район электр челтәрләре коллективы, шулай ук Кулай авыл җирлеге кешеләре белән аралаштык.
Гражданнар хезмәт эшчәнлеге, территорияләрне төзекләндерү, инфраструктураны үстерү мәсьәләләрен күтәрделәр. Барлык мөрәҗәгатьләргә дә аңлатмалар бирелде. Искәртелгән кисәтүләр һәм тәкъдимнәр эшкә алынды - алар киләчәк эш вакытында һичшиксез исәпкә алыначак.