Җәйге тәнәфестән соң Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында республиканың Адвокатлар палатасы белән берлектә үткәрелә торган гражданнарны кабул итүләр кабат башланды. Барыннан да элек, бу гражданнар өчен турыдан-туры белгечләрдән профессиональ юридик ярдәм алу мөмкинлеге.
Бүгенге кабул итүдә Адвокатлар палатасы вәкиле нигездә җир бәхәсләренә, аерым алганда җир кишәрлекләреннән файдаланудагы каршылыкларны бетерүгә кагылышлы мәсьәләләрне карады. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да җентекле консультацияләр һәм алдагы гамәлләр тәртибе турында аңлатмалар бирелде.
Исегезгә төшерәсем килә, мондый кабул итүләр даими рәвештә үткәрелә - һәр ай саен. Киләсе кабул итү вакытын 8 (843) 236-41-80 телефоны аша ачыкларга мөмкин.