Россия Федерациясе Прокуратурасы университетының Казан юридик институтында (филиалында) Белем көне

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Россия Федерациясе Прокуратурасы университетының Казан юридик институтында (филиалында) Белем көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Студентларны һәм мөгаллимнәрне яңа уку елы башлану белән котлады, укуда уңышлар, максатларга ирешүдә ныклык һәм яңа һөнәри казанышлар теләде.

Казан юридик институты белән тыгыз хезмәттәшлегебезне аерым билгеләп үтте. Ел саен без төбәктә кеше хокукларын яклау практикасы белән танышу кысаларында беренче курс студентлары өчен лекцияләр үткәрәбез. Шулай ук без шәһәр, район прокурорларын һәм аларга тиңләштерелгән махсуслаштырылган прокуратура прокурорларын күрсәтү өчен, кадрлар резервында торучы прокурор хезмәткәрләрен һөнәри яңадан әзерләүнең өстәмә һөнәри программасы буенча белем алучы тыңлаучылар алдында даими чыгыш ясыйбыз. Бу дәресләрдә без Вәкаләтле вәкил институты эше, аның төп бурычлары һәм гражданнар хокукларын яклау механизмнары турында сөйлибез.

 Ышанабыз ки, Казан юридик институтында алган белемнәр һәм тәҗрибәләр аны тәмамлаучыларның киләчәктә уңышлы һөнәри эшчәнлекләрендә ныклы нигез булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International