Казанның Совет районы 95 нче лицеенда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Бүген Казанның Совет районындагы  “95 нче табигый-фәнни лицей” да мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе булды.

Очрашуда педагогик коллективларның эшенә йомгак ясалды һәм республика башкаласының мәгариф системасы үсешендәге төп тенденцияләр турында фикер алыштылар. Билгеләп үтелгәнчә, 2025 ел башыннан Казан мәктәпләренә элек башка өлкәләрдә эшләгән 456 педагог кире кайткан. Бу укытучы һөнәренең абруе акрынлап үсә баруының ачык күрсәткече. Шәһәрнең мәгариф учреждениеләренә Татарстанның төрле районнарыннан гына түгел, илнең башка төбәкләреннән дә белгечләр килә.

Конференция бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Педагогларга Дәүләт һәм ведомство бүләкләрен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International