Питрәч муниципаль районының Көек авылында август киңәшмәсе

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе бүген Питрәч муниципаль районының Көек авылында узды.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтләе вәкил чыгышында  Россиянең традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләре нигезендә гармонияле үскән, патриотик һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләүнең 2030 елга кадәр һәм киләчәктә 2036 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатларының берсе булып калуын ассызыклады. Мәгариф хезмәткәрләренә эчке ныклык, һөнәри сизгерлек, оптимизм, уңышлар, билгеләнгән бурычларны хәл итүдә эчке мотивация, ә иң мөһиме, үз эшләреннән ләззәт алуларын теләде!

Ел саен 80 баллга һәм аннан да югарырак  баллга имтихан тапшырган 11 сыйныфны тәмамлаучылар саны, шул исәптән 100 балл җыючылар, шулай ук Бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны арта баруы сөендерә.

2024-2025 уку елы нәтиҗәләре буенча чыгарылыш сыйныф укучыларының 44% ы югары балл җыючы, төбәк этабында катнашучыларның 24% ы бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларында җиңүче һәм призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International